Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды.
Чараның кунаклары — шагыйрь, прозаик, драматург, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, берничә әдәби премия лауреаты Ольга Журавлева һәм рок-музыкант, Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма театры актеры Артем Пискунов булды. Алар белән бергә вуз студентларының чыгышларын университет ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов, чит телләр һәм тел белеме кафедрасы мөдире Венера Волчкова һәм китапханә комплексы җитәкчесе Юлия Зубкова бәяләде.
Рафис Борһанов кичәне ачу тантанасындагы чыгышын Габдулла Тукайның шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укып башлады.
Китапханә сәхнәсе шигъри чара уздыру мәйданчыгына әверелде һәм шул сәхнәдән торып Ольга Журавлева башкаруында шигырьләр яңгырады. Шагыйрәнең сүзләренә караганда, узган ел аның берничә әсәре татар теленә тәрҗемә ителгән һәм «Идел» журналында басылган. Шигырьләрнең берсенең тәрҗемәсен бирегә җыелганнарга университет студенты, конкурста катнашучы кыз укып күрсәтте.
Кичәне татар телендә Тукай шигырьләрен башкару осталыгын тәкъдим иткән Артем Пискунов дәвам итте.
Чараның тагын бер якты һәм истә калырлык мизгеле – тамашачыларга музыка номерын тәкъдим иткән магистрант һәм университет хезмәткәре Залия Габдрахманова чыгышы булды.
Кичәне конкурста катнашучылар, университет студентлары дәвам итте, алар Габдулла Тукай шигырьләрен туган телләрендә — рус, татар, чуаш телләрендә укыдылар... Шигърият бәйрәмен викторина тәмамлады, аның барышында студентлар легендар шагыйрь тормышының төрле вакыйгаларына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Викторинаның көтелмәгән нәтиҗәсе булып, Рәфис Борһановның студентларга якын арада Габдулла Тукай музей комплексы урнашкан Яңа Кырлай авылына бару тәкъдиме булды. Кичәдә катнашучылар барысы да истәлекле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.