Татарстанда Tik-Tokта республикага видеочакыру конкурсы узачак

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Татарстанда TikTok форматында республикага видеочакыру конкурсы узачак. 1 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр булган балалар татар, инглиз һәм рус телләрендә бер минутка кадәр озынлыктагы роликлар яздыра алачак, анда алар авылга, районга, шәһәргә яки тулаем Татарстанга чакыру тәкъдим итәчәк.

Җиңүчеләр һәр яшь төркемендә Алабуга дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгына бушлай экскурсиягә һәм «Алабуга» полилингваль мәктәбенә барачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “ТР тарихи һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешма башкарма директоры Татьяна Ларионова сөйләде.

"ТР туристлык волонтерлары ассамблеясе "Туган Татарстан" видеоконкурс-чакыруын оештырырга тәкъдим итте, анда балалар туган телләрендә һәркемгә дә мөрәҗәгать итә һәм аларны кунакка чакыра ала",  — дип билгеләде спикер.

Ул искәрткәнчә, 2019 елда мондый формада рәсемнәр конкурсы узды, аларның иң яхшылары республика халкы арасында сорау зур булган махсус календарьга эләкте. Шуның өстенә, конкурс быел аеруча актуальләшә, ул Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Бу юлы TikTok мәйданчыгы сайланган, чөнки бу мәктәп укучыларының иң популяр социаль челтәрләренең берсе. Конкурста 1-11 сыйныф балалары һәм яшүсмерләр, шулай ук өстәмә белем бирү мәктәпләре укучылары катнаша ала, дип өстәде Ларионова.

Конкурс тугыз номинация буенча узачак:

— Гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары өчен туган якка видеочакыру;

—  Гомуми белем бирү мәктәбенең 5-8 сыйныф укучылары өчен туган якка видеочакыру;

— Гомуми белем бирү мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары өчен туган якка видеочакыру;

— Район урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары өчен туган якка видеочакыру;

— Район урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-8 сыйныф укучылары өчен туган якка видеочакыру;

— Район урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары өчен туган якка видеочакыру;

— Өстәмә белем бирүнең кече яшь төркеме өчен туган якка видеочакыру;

— Өстәмә белем бирүнең урта яшь төркеме өчен туган якка видеочакыру;

— Өстәмә белем бирүнең өлкән яшь төркеме өчен туган якка видеочакыру;
Конкурс ике этапта узачак. Беренчесендә һәр номинация буенча TikTok лайклары саныннан чыгып иң яхшы ун эш сайлап алыначак, ә икенчесендә исә номинацияләрдә өчәр җиңүче билгеләнәчәк.
30 апрельдән үз роликларыңны atv2014@inbox.ru адресы буенча җибәрергә кирәк, — диде  «ТР туристлык волонтерлары ассамблеясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Юлия Баширова.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International