TATAR DOZOR-2021 квестында "Адымнар" комплексы һәм 15 нче гимназия җиңүчеләр булып танылды

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

 TATAR DOZOR-2021 квестында беренче урын «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексына һәм 15 нче гимназиягә бирелде.

Уен Казанда узган ял көннәрендә узды. Квестта укучылар гына катнашты. Алар шәһәрдә кулланучылар өчен мәгълүматлар һәм хезмәтләр нинди телләрдә бирелүен ачыклаганнар.

Икенче урынны – 37 нче гимназия, өченче урынны – 12 нче гимназия һәм 9 нчы мәктәп алды. «Иң яхшы төркем» номинациясендә – 27 нче гимназия, «Иң иҗади төркем» –  159 нчы лицей, «Иң өлгер төркем» – 15 нче мәктәп, «Иң максатчан юнәлешле төркем» –  54 нче мәктәп, «Иң тырыш төркем» номинациясендә – 1нче гимназия җиңүче булды.

Катнашучылар Казанның тарихи урыннарыннан уздылар, иҗади биремнәр башкардылар. Быел квест өчен биремнәр әзерләүдә Милли китапханә һәм Татар китабы йорты катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International