17 майда ТР Фәннәр академиясе базасында ТР мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен яклау милли ата-аналар ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Россия халыклары телләре Россия Федерациясенең гомуми белем бирү системасында» дигән семинар-киңәшмә үткәрелде.
Анда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләренең (идарәләренең) милли белем буенча методистлары, рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва телләре укытучылары – барлыгы 70ләп кеше катнашты. Семинарда Россия Федерациясе халыкларының туган телләренә ярдәм итү, туган телләрне өйрәнүне оештыруда иң уңышлы тәҗрибәне ачыклау, шул исәптән аларны укытуда укыту-методик тәэмин итүне эшләү һәм гамәлгә кертү мәсьәләләре каралды.
Бигрәк тә Казан шәһәренең “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” белем бирү үзәге директоры М.М. Хухунашвили, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге ИЯЛИ фәнни эшләр буенча директор урынбасары Хисамов О.Р., “ТР Мәгарифне үстерү институты” өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Р.Р. Шәмсетдинова чыгышлары кызыксыну уятты.