Казан укучысы татар телендә электрон китапханә проекты бөтенроссия бәйгесендә белән җиңде

2021 елның 28 мае, җомга

IT-лицей укучысы Ирек Галиев Санкт-Петербург дәүләт университеты базасында узган «Перспектива» мәктәп укучыларының II Бөтенроссия тикшеренү һәм практик проектлары конкурсында җиңүче булды. Махсуслаштырылган үзәкләр һәм университет лицейлары укучылары үз эшләрен биш юнәлеш буенча конкурс финалында тәкъдим иттеләр: физика һәм математика, табигый фәннәр, программалаштыру һәм цифрлы технологияләр, экология һәм социаль фәннәр.

Ирек Галиев «Компьютер инжиниринг һәм программалаштыру» номинациясендә җиңде. Укучы «КИТАП» проектын гамәлгә ашыруга тәкъдим итте. Ул — татар классикларының әсәрләрен укып кына калмыйча, үз китапларын да бастыру мөмкинлеге бирә торган татар әдәбиятының электрон китапханәсе. Проектның төп максаты – татар телен популярлаштыру. Аны тормышка ашыру өчен сайт һәм мобиль кушымта булдыру, кече сыйныфларда  дәресләрдә платформаларны сынап карау планлаштырыла.

Ирек фикеренчә, электрон китапханә булдыру татар телендә әдәбият укучыларының аудиториясен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. "КИТАП"ның башка платформаларыннан бик зур әдәбият базасы, уңайлы интерфейс һәм үз әсәрләрен өстәү мөмкинлеге белән аерылып тора. Россия Федерациясе фән һәм югары белем министрлыгы, Сәнәгатьтә проектлар белән идарә итү үзәге һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты тарафыннан гамәлгә куелган конкурсның йомгаклау этабында, бөтен илдән 52 команда ярышты – бу  барлыгы 100дән артык укучы.

Проектларны яклаудан тыш, укучылар XXI гасыр күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән фәнни, танып белү һәм ял итү чараларында катнаштылар: командада эшли белү, тиз үзгәрә торган тышкы шартларга җавап бирү, зур мәгълүмат күләмен эшкәртү һәм тәнкыйди фикерләү формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International