Илсур Һадиуллин «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин катнашында узды.

Конкурс 2013 елдан башлап ел саен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүне популярлаштыру, балалар бакчаларының иң яхшы педагогик коллективларын ачыклау һәм бүләкләү максатында үткәрелә.

2021 елда 47 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы грант алуга гариза биргән, 10 балалар бакчасы грант алучылар булган. Алар барысы да 500 мең сум акча алды.

Иң яхшы билингваль балалар бакчалары дип танылды:

- Нурлат районының «Теремок» 8 нче балалар бакчасы;

- Әлки районының Базарлы Матак авылы “Каенкай” балалар бакчасы;

- Казан шәһәре Совет районының тәрбияләү һәм укыту татар телендә катнаш төрдәге 272 нче балалар бакчасы;

- Алабуга районының «Ләйсән» 35 нче балалар бакчасы;

- Азнакай районының “Тамчыкай” 19 нчы балаларны карау һәм савыктыру бакчасы;

- Балык Бистәсе районының Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбе (мәктәпкәчә төркем);

- Яшел Үзән районының «Гусельки» 13 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы;

- Мамадыш районының «Нухрат» 8 нче балалар бакчасы;

- Биектау районының Красносельскийдагы «Тургай»  балалар бакчасы;

- Чаллы шәһәренең Баланы үстерү үзәге –  “Фея” 83нче балалар бакчасы.

Конкурс ике этапта узды: 1 этап – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлдерелгән проектларны тәкъдим итү һәм яклау;

2 этап - мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча грантка дәгъва кылучыларның эшчәнлек эчтәлеген  һәм нәтиҗәлелеген эксперт бәяләве өчен белем бирү оешмаларына комиссиянең күчмә утырышы.

Конкурсны оештыручы – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы.Конкурсны уздыру вакытында республиканың 218 балалар бакчасы грант алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International