«БОЛГАР – ТУГАН ТЕЛ» VIII ТӨБӘКАРА ФОРУМ яңа форматта эшен башлады, ул ТР яшьләр эшләре министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәмендә уздырыла.
“Болгар – Туган тел” төбәкара палатка лагере 2014 елда оештырылды һәм менә 8 ел инде талантлы балалар һәм яшүсмерләрне җыя. Болгарда туган лагерь быел Биләр территориясендә уза, һәм нәкъ менә бу смена «Сәләт» форумнарын башлап җибәрәчәк. Быел БТТ 2 тапкыр җыела: 11-17 июньдә «Болгар-Туган тел» сменасы; 19-23 июньдә JUNIOR SKILS BILER FORUM кысаларында «Болгар – Туган тел» сменасы.
Лагерь программасы татар мәдәниятен, телен үзләштерүгә, шулай ук телне тормышның төрле өлкәләрендә гамәли куллану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән. Лагерь программасы төрле тематик блокларга бүленгән мәгърифәти һәм мәдәни чараларны үз эченә ала, алар, бер-берсен тулыландырып, катнашучыларны татар мәдәниятенә алып керәләр. Проектның максаты – заманча яшьләрнең татар телен өйрәнүгә игътибарын җәлеп итү.
"Болгар – Туган тел" үз алдына ике төп өстенлекле бурычны үз алдына куя һәм аны чишүне максат итә:
- татар телен яңа мәгълүмати һәм методик эшләнмәләр кулланып тирәнрәк өйрәнүгә юнәлдерелгән белем бирү программасы белән тел мохитенә чуму өчен шартлар тудыру;
- татар мәдәнияте традицияләрен кабул итү һәм үзләштерү, бүгенге татар яшьләрендә актив позиция формалаштыруга ярдәм итүче сәләтле шәхес формалаштыруга инновацион алымнар кертү.
Лагерь эше Татарстан һәм Россия Федерациясе субъектлары балалары катнашында “Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын” гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
«Болгар – Туган тел» сменасы – җәйне файдалы һәм кызыксыну белән үткәрергә теләүчеләр өчен!
Тематик сылтамалар:
«Сәләт» рәсми сайты: http://selet.biz/
Социаль челтәрләрдә «Сәләт» битләре: https://vk.com/selet.official https://www.instagram.com/selet.official/
Социаль челтәрләрдә «Болгар – Туган тел» битләре: https://www.instagram.com/selet.bolgar_tugantel/