2021 елның 16 июнендә география, әдәбият, химия буенча 31 майда тапшырылган БДИ нәтиҗәләре басылып чыкты.
География буенча БДИда 144 кеше катнашты. 100 баллны 5 катнашучы алды, 41 кеше 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйды. 1 катнашучы бусаганы (37 балл) уза алмады. Татарстан Республикасы буенча БДИның уртача баллы 69,46.
Әдәбият буенча БДИда 909 кеше катнашты. 100 баллны 35 катнашучы алды, 208 кеше 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйды. 13 катнашучы бусаганы (32 балл) уза алмады. Татарстан Республикасы буенча БДИның уртача баллы 67,08 тәшкил итә.
Химия буенча БДИда 2 414 кеше катнашты. 100 баллны 35 катнашучы алды, 537 кеше 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйды. 242 катнашучы бусаганы (36 балл) үтә алмады. Татарстан Республикасы буенча БДИның уртача баллы 62,71 тәшкил итә.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә белергә мөмкин, БДИда катнашучыларның барысы да – Рособрнадзорның «ГИА» бүлегендә рәсми сайтында: http://obrnadzor.gov.ru/gia/gia-11/rezultaty/ һәм http://checkege.rustest.ru/.
Шулай ук «РЦМКО» ДБУ сайтында «Бердәм дәүләт имтиханы» бүлегендә http://rcmko.ru/ege/ бүлегендә имтихан нәтиҗәләрен алу өчен Бердәм идентификация һәм аутентификация системасына күчү каралган.
БДИ катнашучыларының куелган баллар белән килешмәве турындагы апелляцияләре 17 һәм 18 июньдә эш көннәрендә кабул ителәчәк. Апелляцияләрне карау 2021 елның 22 июнендә узачак.