ТР Халыклар дуслыгы йортында милли мәгариф мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 2 июле, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 29 июньнән 1 июльгә кадәр милли белем бирү кураторлары, татар телендә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар телен өйрәнү һәм Россия төбәкләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән «Мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек: торышы, проблемалар, перспективалар» темасына семинар-киңәшмә үткәрде.

Семинар-киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Россиянең 24 төбәгеннән килгән 150 делегат, татар телендә белем бирү оешмалары җитәкчеләре, татар теле укытучылары, РФ субъектларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иҗтимагый һәм фәнни оешма җитәкчеләре, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Т Р Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Секциянең практик өлеше өч төркемдә оештырылды, алар Татарстанның Арча районы белем бирү учреждениеләрендә һәм Г. Тукай әдәби-мемориаль музей комплексында булдылар.

1 июль көнне  ТР Халыклар дуслыгы йортының конференц-залында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында пленар утырыш узды. Утырыш эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International