Татарстанда 2024 елга кадәр билингваль һәм полилингваль мәктәпләрдә эшләү өчен 200 педагог әзерләү планлаштырыла

2021 елның 3 июле, шимбә

Бу хакта туры эфир вакытында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, республикада полилингваль комплекслар булдыру проекты уңышлы гына гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә Татарстанда шундый ике учреждение эшли - Казанда һәм Алабугада.

"2024 елда бу проектны тулысынча тәмамларга планлаштырабыз. Казанда икенче комплексны ачу, шулай ук - Яр Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада берәр комплекс ачу алда тора.  Балаларга татар, рус һәм инглиз телләрендә сыйфатлы белем бирерлек югары һөнәри дәрәҗәдәге педагоглар кирәк . Шуңа күрә, билингваль һәм полилингваль мәктәпләрдә эшли алырлык тагын 200 белгеч чыгарырга планлаштырабыз», - диде Мөҗипов. Спикер шулай ук Татарстан мәктәбенең нинди кадрларга ихтыяҗы барлыгын  һәм республикада педагогик кадрлар кытлыгы ничек хәл ителүен сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2016 елдан яшь педагогларга ярдәм итү максатларында төрле проектлар гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International