5-7 сыйныфлар арасында «Зур үзгәреш» бөтенроссия конкурсының финал этабында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, 7 июльдән 14 июльгә кадәр илнең төрле почмагыннан килгән 639 финалист, форсайт-сессияләр форматында төзелгән, конкурсның финал сынауларын узды. Йомгаклау проектында «Киләчәк мәктәбе» - «Зур үзгәрешләр» мәктәбе» моделе булды - аның концепциясен катнашучылар командаларга берләшеп эшләделәр. Шулай ук һәр финалист социаль челтәрләрдә балалар бергәлеге проектын тәкъдим итте.

Татарстан Республикасыннан конкурста 8 кеше катнашты. Алар онлайн-уен форматында узган сайлап алу этабы биремнәрен уңышлы үтәү нәтиҗәләре буенча чакырылган иде. 5-7 нче сыйныф укучылары 12 юнәлеш буенча сынаулар узды: фән һәм технологияләр, сәнгать һәм иҗат, журналистика һәм яңа медиа, урбанистика, экология, сәламәт яшәү рәвеше, тарихи хәтер, волонтерлык, сәяхәт һәм туризм, яшьләр эшкуарлыгы, мәгариф технологияләре һәм дәүләт куркынычсызлыгы. Сайлап алу сынауларында бөтен илдән 1,1 млн нан артык кеше катнашты.

Конкурста җиңүчеләр бу елның көзендә “Хыял сәяхәте”нә “Зур үзгәрешләр” махсус поездында юл тотачак: егетләр бөтен ил аша - Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр юл тотачаклар. һәм кире кайтачаклар.

«Зур үзгәреш» конкурсын «Россия - мөмкинлекләр иле» АНО, Роспатриотцентр һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте оештыра. Конкурс «Мәгариф» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International