Рәсәй педагогларын Алабугада мәктәп укытучылары халыкара фестиваленә чакыралар

2021 елның 17 июле, шимбә

2021 елның 17 августыннан 19 августына кадәр Алабугада узачак XI Халыкара мәктәп укытучылары фестивалендә катнашырга чакырабыз.

Мәктәп укытучылары халыкара фестивале - мәктәп мәгарифен нәтиҗәле оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча уникаль мәйданчык. Форум  инде 10 елдан артык Казан федераль университетының Алабуга институты базасында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә, дөньяның төрле илләре мәгарифенең төрле аспектларында педагоглар, галимнәр, белгечләр белән берлектә уза.

Фестиваль үзен Россия укытучыларының, чит ил коллегаларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен үзләштерү буенча Россиядә бердәнбер мәйданчык буларак танытты, илебез һәм чит ил галимнәре идеяләрен гамәлгә кертү мәйданчыгы булып тора. Эш практик-укытучылар һәм галим-белгечләр, урта гомуми белем бирү һәм югары мәктәп арасында диалогта төзелгән.

Фестиваль кысаларында пленар сессия, заманча мәгариф өлкәсендә галимнәр һәм белгечләрнең ачык лекцияләре, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, фән өлкәләре буенча мастер-класслар, тренинглар, эксперт практикумнары, дискуссия мәйданчыклары, мәдәни һәм сәламәтләндерү программасы, укыту-методик әдәбият ярминкәсе, иҗади һәм профессиональ конкурслар узачак.

Быел форумга Россиянең төрле төбәкләреннән 500дән артык укытучы киләчәк, Россия, АКШ, Бөекбритания, Германия, Беларусь, Казахстан һәм Эстониядән белем һәм тәрбия өлкәсендә 100 дән артык мастер-класс узачак. Беренче тапкыр онлайн катнашу мөмкинлеге дә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International