Рөстәм Миңнеханов Нурлатта «Киләчәк» балалар иҗат үзәген карады

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Нурлат шәһәренә эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк» балалар иҗат үзәгендә булды. 

Объектны 2020 елның августында сафка бастырганнар. Үзәктә 1915 бала шөгыльләнә, алар өчен бассейнлы судно остаханәсе, туган якны өйрәнү һәм туризм студиясе - "Юнармия" штабы каралган, 120 кешелек актлар залы бар.

Шулай ук роботехника һәм IT-программалаштыру кабинеты, вокал студиясе булган хореографик зал, керамиканы яндыру урыны булган чүлмәк остаханәсе төзекләндерелде.

Моннан тыш, үзәктә балаларны белем бирү киңлегендә социальләштерү, балалар социумында шәхесне җайлаштыру өчен билгеләнгән "Яңа буын" коворкинг үзәге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International