«Глаголица» VIII Бәйсез әдәби премиясе старт алды

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Бәйсез "Глаголица" әдәби премиясе - бөтен дөньядан яшь язучылар, шагыйрьләр һәм тәрҗемәчеләр өчен халыкара проект.

Конкурсның максаты - иҗат һәм үсеш өчен киңлек тудыру, анда талантлы балалар туган телдә аралаша, фикердәшләрен һәм әдәби остазларын туплый, үз иҗатын китап нәшриятчылары һәм журналлар мөхәррирләренә тәкъдим итә ала. Без булачак язучылар һәм шагыйрьләр өчен мөмкинлекләр тәрәзәсен төзибез, алар тере әдәби татар һәм рус телләрен саклаячак һәм киләчәк буыннарга тапшырачак.

Бәйсез "Глаголица" әдәби премиясе - коммерцияле булмаган проект, анда катнашу бушла, эшләр ике телдә ww.glagolitsa-rt.ru сайтында 2021 елның 17 сентябренә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International