Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татар балалары өчен «Гөлстан» профильле тел сменасы оештырылды

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2014 елдан башлап Россия Федерациясе һәм Татарстан субъектларыннан татар балалары өчен профильле тел сменалары үткәрә.

Тел сменаларында 12-17 яшьлек балалар - татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадада, татар теле буенча халыкара олимпиадада, фәнни-гамәли конференцияләрдә, бөтенроссия иҗат конкурсларында катнашучылар катнаша.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, профильле лагерьларда катнашучыларның масштаблары һәм географиясе шактый киңәйде. Соңгы өч елда Россиянең 30 төбәгеннән, шулай ук Кыргызстаннан, Казахстаннан 5 меңнән артык укучы ял иткән. Быел РФ 28 субъектыннан 1 690 бала ял итә.

«Гөлстан» татар теле буенча сөйләм практикасы белән төбәкара сменада Татарстаннан, Башкортостаннан, Пермь краеннан, Мәскәүдән, Удмуртиядән, Марий Элдан, Свердловск, Самара, Киров, Түбән Новгород, Саратов, Төмән, Ульяновск, Курган өлкәләреннән, Красноярск краеннан 160 кеше катнаша.

Сменада катнашучылар өчен галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, язучылар, республиканың талантлы яшьләре белән очрашулар, Казанның тарихи урыннарына экскурсияләр, татар телендә спектакльләр карау планлаштырылган.

Татар балалары туган мәдәният атмосферасына тирәнрәк чумсын өчен, татар теле һәм халык тарихы дәресләре, спорт турнирлары, язучылардан, галимнәрдән, мәдәният эшлеклеләреннән мастер-класслар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International