Татар теле дәресләре, сабын кайнату һәм интеллектуаль квиз: Казан лагерьларында балаларның ялы ничек уза

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Казанның шәһәр яны лагерьларында өченче смена дәвам итә, бүгенгә 11 муниципаль учреждениедә 3070 бала ял итә. Тагын 1060 бала шәһәрнең предприятие һәм оешмалары лагерьларында урнашкан. Барлыгы өч сменада җәйге кампания 11 мең 335 баланы колачлаячак.

Лагерьларда барлык сменалар сәламәтләндерүгә, балаларның иҗади потенциалын үстерүгә, әхлакый һәм патриотик тәрбиягә юнәлтелгән. Шәһәр яны лагерьларында сәләтле балалар, спортчылар өчен профильле программалар, шулай ук бию, экология һәм икътисадый сменалар оештырылган. Моннан тыш, дүртенче ел муниципаль лагерьларда татар телендә лингвистик белем бирү сменалары уза. Быел алар өчәү - «Дуслык» һәм «Голстан» татар халкының мәдәнияте һәм теле турында, «Тартария» балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль иҗаты төбәкара форумы.

30 июльгә кадәр «Заречье» сәламәтләндерү лагеренда «Голстан» әдәби-сәнгать юнәлешенең татар телендә сөйләм практикасы белән төбәкара алмашынуы уза. Учреждениедә Россиянең 14 төбәгеннән 160 кеше ял итә. Татарстандагы балалардан тыш, лагерьда Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия, Свердловск, Киров, Саратов, Төмән, Курган, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләре, Пермь һәм Красноярск крае, Мәскәү балалары да бар. Балалар өчен эксперт мәйданчыклары оештырылган, анда балалар лидерлык, тайм-менеджмент темалары белән таныша, команда эшенә һәм конфликтларны җиңәргә өйрәнә. Теләк белдерүчеләр татар һәм инглиз теле курсларын тел йөртүче педагоглар белән узарга мөмкин. Шулай ук балалар өчен i-Quiz интеллектуаль-иҗади уен, квестлар, бию батлы, Казан буенча экскурсияләр уздырыла. Моннан тыш, танылган артистлар, популяр блогерлар һәм Татарстанның әйдәп баручы мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International