“Адымнар” полилингваль мәктәбе ачылырга бер ай вакыт калып бара

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Чулман проспекты буенча 1 224 урынга төзелүче "Адымнар - Чаллы" гимназиясе 97% ка әзер. Хәзер территорияне төзекләндерү һәм җиһазлар белән тәэмин итү эшләре бара. Рәсми ачылышка бер ай вакыт калды.

1 сентябрьдә мәгариф бинасы укучылар өчен ишекләрен ача. Мәктәп Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев проекты ярдәмендә төзелгән. Гимназияне "Грань" компаниясе төзегән, проектны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова шәхсән үзе җитәкләгән. 

Гомумән алганда, "Адымнар" проекты буенча Татарстанда 2022 елга кадәр шундый алты комплекс эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Проектның максаты - белем бирү комплексы моделен булдыру, анда укучылар рус, татар, инглиз телләрендә укыячак һәм милләтара татулык рухында тәрбияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International