26 июльдән 3 августка кадәр «Туймаада» XXVIII Халыкара мәктәп укучылары олимпиадасы узды.
"Туймаада" Олимпиадасы Ерак Көнчыгыш федераль округында һәм Россия Федерациясендә алдынгы интеллектуаль конкурсларның берсе булып тора, анда катнашучылар төгәл фәннәр өлкәсендә үз белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәтә. Быел олимпиада математика, информатика, физика буенча дистанцион форматта узды.
Олимпиадада 6 илдән - Индонезия, Болгария, Казахстан, Румыния, Сингапур һәм Россиядән 200дән артык укучы катнашты.
Татарстаннан Россия командасы составында Казанның һәм Чаллының биш мәгариф оешмасыннан 10 укучы чыгыш ясады. Математикада катнашучылар 2 көн 5 сәгать буена төп биремнәрне хәл иттеләр. Биремнәрнең шартлары рус һәм инглиз телләрендә жюри тарафыннан әзерләнгән.
Математика буенча олимпиаданың абсолют җиңүчесе - КФУ «IT-лицей»ның 10 нчы сыйныф укучысы Регина Сабирҗанова булды.
Олимпиаданың I дәрәҗә дипломы белән Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Андрей Евстафьев һәм КФУның Н.И. Лобачевский лицееның тугызынчы сыйныф укучысы Раил Ягафаров бүләкләнде. Раил шулай ук «Комбинат буенча биремнәрне матур итеп чишкән өчен» махсус приз алды.
II дәрәҗә олимпиада дипломын Казан шәһәре Вахитов районының «Кояш» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәгенең 9 сыйныф укучысы Тимур Гыйззәтуллин һәм Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы Яна Магизова алды.
III дәрәҗә диплом белән Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның тугызынчы сыйныф укучысы Әсгать Хөснуллинга һәм КФУ «IT-лицей» ның 8 нче сыйныф укучысы Арсений Устиновка тапшырдылар.
Информатика буенча олимпиада нәтиҗәләре буенча III дәрәҗә диплом белән КФУ «IT-лицей»ның 10 сыйныф укучысы Егор Шевченко бүләкләнде.
Безнең катнашучыларны һәм аларның остазларын җиңүләре белән котлыйбыз!