Мәктәп туклану операторларына 2021/2022 уку елында эшне оештыру буенча бурычларын билгеләделәр

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

27 августта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Татарстан мәктәпләрендә туклануны оештыру буенча хезмәт күрсәтүче хуҗалык субъектлары, шулай ук белем бирү оешмалары өчен азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүчеләр белән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә республиканың 11 районы мәктәпләрендә әзер ризыклар ясаучы 16 туклану операторы җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында Россия Президенты йөкләмәсен тормышка ашыру кысаларында 2020 елда 1-4 сыйныф укучылары өчен түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру буенча туклану операторларын тикшерүнең төп нәтиҗәләре яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International