«Җиңү волонтерлары» «Безнең Җиңү» Бөтенроссия квестын уздырачак

2021 елның 3 сентябре, җомга

Квест илнең берничә төбәгендә: Белгород, Пенза, Рязань өлкәләрендә, Төньяк Осетия-Алания, Татарстан, Красноярск краенда санитар-эпидемиологик чараларны үтәү белән 2 сентябрьдән 4 сентябрьгә кадәр көндезге форматта уза. Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Квестта катнашучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына "чумарга", Җиңү тарихын фрагментлардан җыярга кирәк булачак. Квест станцияләре Мәскәү һәм Сталинград өчен көрәш, Ленинград блокадасы, Япония белән сугыш һәм фронтны тәэмин иткән заводларда Урал һәм Себер халкының армый-талмый хезмәтенә багышланачак. Уенны эшләүдә профессиональ тарихчылар гына түгел, ә үз төбәкләренең Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында аз билгеле фактлар белгән ил кешеләре дә катнашты.

Квестта 14 яшьтән башлап теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен 3-8 кешедән торган команда тупларга, https://волонтёрыпобеды.рф/ сайтында теркәлергә һәм шәхси кабинетта «Чаралар» бүлегендә теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International