Фәрит Мөхәммәтшин Әлки районының «Каенкай» балалар бакчасында булды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Юхмачы авыл җирлегенә (Юхмачы, Югары Әлморза, Түбән Әлморза авыллары керә) авыл советы бинасы ачылу зур бәйрәм булды. Авыл халкы хәзер барлык муниципаль мәсьәләләрне дә бер урында һәм уңайлы шартларда хәл итәргә мөмкин, дип шатлана. Бүген район үзәге Базарлы Матактан 35 км ераклыкта урнашкан авылда 1,3 меңнән артык кеше яши. Халык үтенече буенча бина сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм аз хәрәкәтле гражданнар өчен пандуслар белән җиһазландырылган.

«Бу көнне без егерме елдан артык көттек, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов, - без шушы вакыт эчендә башка бинада торып тордык. Әлбәттә, Татарстан җитәкчелегенә республикада шундый кирәкле программалар гамәлгә ашырылган өчен зур рәхмәт ". 

 «Авыл советының яңа бинасы авыл кешеләренең очрашу урынына әйләнер дип ышанам, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - җирле әһәмияттәге проблемалар тикшерелә һәм хәл ителә торган үзәк булыр».

Бүген Әлки районы башлыгы Александр Никошин озатуында Фәрит Мөхәммәтшин Базарлы Матак авылында “Каенкай” балалар бакчасында булды, анда тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар белән аралашты.

Балалар бакчасы 1976 елда ук төзелгән, соңрак аңа янкорма төзегәннәр, ә биш ел элек капиталь ремонт үткәрелгән. Хәзерге вакытта балалар бакчасына 1 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 150 дән артык бала (рус, татар, әрмән, азәрбайҗан һ.б.) йөри. Монда медицина, логопедия һәм музыка-физкультура кабинетлары, шулай ук татар телен өйрәтү сыйныфы эшли. «Каенкай» балалар бакчасы ике тапкыр «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» гранты җиңүчесе булган (2014 һәм 2021 елларда).

«Безнең бакчада төрле милләт балалары татар телендә сөйләшә, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне өйрәнә алсын өчен барлык шартлар да тудырылган, - дип басым ясады бакча мөдире Гөлназ Латыйпова, - грантлар исәбенә «Без төрле, әмма без бергә!» проектын гамәлгә ашырабыз. Менә бүген дә кунакларга рус телле балалар татарча куйган «Шалкан» мини-спектаклен күрсәттеләр. Балалар бакчасында шулай ук татар сүзләрен дөрес әйтү өчен методик кулланма эшләнде.

“Бүген без район үзәгендә, Юхмачы авылында булдык. Шулар буенча гына фикер йөртсәк тә, Әлки районы яхшы эшли, республика программалары буенча төзелгән яңа объектлар ачыла дип әйтергә мөмкинлек бирә, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин район активы белән очрашуда, - район үсә һәм тулаем республика уңышына зур өлеш кертә”. 

Республика җитәкчелеге авыл җирлекләрен үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирә, дип белдерде парламент җитәкчесе. Авыл ипотекасы программасы эшли,  президент программалары ерак авылларда да уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Быел “Безнең ишегалды” программасы буенча Базарлы Матакта 6 ишегалды төзекләндерелгән, Актай елгасының яр буе ныгытыла, өч мәктәпкә капиталь ремонт ясалган, Каракүл ФАПы төзелгән. ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләвенчә, бүген республиканың барлык авыллары һәм район үзәкләре ФАПлар белән тәэмин ителгән.

"Авыл саклап калырга һәм ярдәм итәргә кирәк, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин, - һәм нәкъ менә шуңа күрә Президент карары белән Татарстанның авылларда бер генә социаль программа да туктатылмады, аларны гамәлгә ашыру алга таба да дәвам итәчәк. Бүген кешеләр район үзәкләрендә генә түгел, хәтта иң ерак җирлекләрдә дә уңай үзгәрешләрне күрәләр».

Әлки районы - башлыча авыл хуҗалыгы районы.  Район урып-җыю кампаниясен уңышлы тәмамлый, бүген техника кукуруз кырларында эшли. Уртача уңыш - гектарына 16 ц. «Районда авыл хуҗалыгын үстерү өчен күп нәрсә эшләнә, инвесторлар җәлеп ителә, терлекләрнең баш санын саклап калалар, шул исәптән шәхси хуҗалыкларда да терлек азыгы әзерләү эше алып барыла, терлекчелек юнәлешендә эшләүче шәхси хуҗалыкларга да ярдәм булачак», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.  

Очрашуда шулай ук Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар һәм Бөтенроссия халык санын алу турында сүз барды. Фәрит Мөхәммәтшин әлкилеләрне бу мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгаларда актив катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International