Туган телләр елы: Түбән Каманың биш балалар бакчасы 500әр мең сум грант отты

2021 елның 10 сентябре, җомга

Түбән Каманың биш мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 500 мең сум күләмендә грант алачак. Бу хакта үзенең Instagram да Түбән Кама муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова сөйләде.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елында мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәгариф оешмаларына ярдәм итү» грантын алу өчен конкурс игълан ителде.

Конкурста җиңүчеләр арасына Түбән Каманың биш балалар бакчасы керде. Грантка Ташлык авылының 1, 12, 15, 83 номерлы балалар бакчалары ия булды. Һәр уку йорты 500әр мең сум акча алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International