Казан агропаркында «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе узачак

2021 елның 21 сентябре, сишәмбе

Шимбә көнне, 25 сентябрьдә, «Казан» агропаркы базасында (Казан шәһәре, Аграр ур., 2) Татарстан муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнашында «Осталар шәһәре» традицион республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкәсе узачак.

Ярминкәне ачу иртәнге сәгать 7дә планлаштырылган. Һәр муниципаль район көллият һәм техникумнар, шулай ук башка кызыксынган предприятиеләр һәм оешмалар (мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре һ.б.) белән берлектә үз экспозицияләрен тәкъдим итәчәк.

Ярминкәгә шәһәр халкы арзан бәяләрдән камыр ризыклары, бөртекле культуралар, агачтан эшләнгән әйберләр, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре, металлдан эшләнгән әйберләр, консервланган продукция, җиләк-җимеш товарлары, бал, сөт продукциясе, тегү әйберләре, йомырка һ.б. сатып ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International