25 сентябрьдә Казанда «Казан» Агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре» традицион республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкәсе узачак.
Үз продукциясен беренче тапкыр Минзәләнең ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә тәкъдим итәчәк. Мәктәп базасында Россиядә беренче балалар мини-сыроварнясы булдырылган. Сырны 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар пешерә. Алар мәктәп эскәмиясеннән һөнәр үзләштерәләр һәм акча эшләргә өйрәнәләр. Ярминкәдә Адыгей (тәмләткечләр белән классик), фета, качотта һәм лабне сортларын дегустацияләү һәм презентацияләү булачак.