Татарстаннан 19 вәкил WorldSkills Russia милли җыелма командасына керде

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Татарстаннан 19 егет һәм кыз һөнәри осталык буенча EuroSkills Европа чемпионатында чыгыш ясаячак. 

22 сентябрьдә Австриядә (Грац шәһәрендә) EuroSkills Graz 2021 һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты старт ала.

Россия данын чемпионатта 57 конкурсант яклаячак, алар 48 компетенциядә чыгыш ясаячак. 

Татарстаннан EuroSkills милли җыелма командасы составында 19 конкурсант китәчәк. Укучылар CAD инженер дизайны, сантехника һәм җылылык, плитка белән тышлау, электроника, веб-технологияләр, кирпеч салу, Мобиль робототехника, флористика, эстетик косметология, Ресторан хезмәте, челтәр һәм системалы идарә итү, медицина һәм социаль карау, визуаль мерчандайзинг, бетон төзелеш эшләре, авыр техникага хезмәт күрсәтү, кунакханәне администрацияләү, ваклап сату, эшмәкәрлек компетенцияләрендә медальләр өчен көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International