Татарстанда студентларга ярдәм итү һәм үз-үзләрен күрсәтү өчен барлык кирәкле шартлар да тудырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган Бөтенроссия студентлар форумында хәбәр итте.
Бөтенроссия студентлар форумы 21-27 сентябрьдә уза. Форумда катнашу өчен Казанга Россиянең барлык төбәкләреннән 1000 студент килде. Атна дәвамында алар бер-берсе белән аралашачак, тәҗрибә уртаклашачак һәм грант проектларын яклауга әзерләнәчәк.