Татарстанда республиканың Машина төзелеше тармагының белем бирү-җитештерү үзәген (кластерын) ачарга ниятлиләр.
2022 елда 300 дән артык яшь галим торак сертификатларын ала алачак, дип белдерде РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко. Бу хакта Кабминның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ясалма интеллект һәм алгоритмик программалаштыру буенча Бөтенроссия уку фестивале 1 марттан 14 апрельгә кадәр берничә этапта узды һәм илнең 81 төбәгеннән 12 мең яшь программистны берләштерде. Финал 24 апрельдә Иннополис Университетында узды.
Казанда Чехов урамы 6а йортта мемориаль такта урнаштырдылар - монда 1973-1997 елларда академик Петр Кирпичников яшәгән. Тантаналы ачылыш кичә булды.
Татарстан Республикасыннан Олимпиадада Иннополис Лицее, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының Казан (Идел буе) федераль университеты, IT-лицей гомумбелем бирү мәктәп-интернатыннан 11 укучы катнашты.
28 апрель Дәүләт Советында «Парламент дәресе - 2022» кысаларында оештырылган балалар рәсемнәре, сочинениеләр һәм эсселар, мәктәп проектлары һәм видеороликлар, социаль челтәрләрдә медиаконтентлар буенча бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Татарстанның «Талантлар университеты җыелма командасы» «ТехноСтрелка» халыкара инженер-иҗат фестивалендә беренче урынны яулады. Конкурсның финалына чыккан Тагын бер команда Шылангыдан «Импровизация» командасы булды.
Тыңлаучылар алдында 20 дән артык спикер чыгыш ясаячак.
“Мин математиканы яратам”, “Мин рус телен яратам” һәм “Мин әйләнә-тирә дөньяны яратам” бөтенроссия онлайн-олимпиадасына йомгак ясалды. 1-4 нче сыйныфларның 150 меңнән артык укучысы җиңүче булды, катнашучылар саны 570 меңнән артып китте.
27 апрель Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Россия парламентаризмы көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашты.