Татарстанда республиканың Машина төзелеше тармагының белем бирү-җитештерү үзәген (кластерын) ачарга ниятлиләр. Бүген Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында ведомство җитәкчесе Илсур Һадиуллин катнашында партнерлык турында килешүгә имза куелды. Килешү «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында имзаланды.
Үзәк Алабуга политехник көллияте базасында булдырылачак. Үзәкнең төп эш бирүчесе – «Алабуга» махсус икътисади зонасы. Яр Чаллы политехника көллияте, Д.В.Поташев исемендәге техник колледж, Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы челтәрле катнашучылар булып тора.
Татарстан «Профессионалитет» федераль проекты буенча белем бирү-җитештерү үзәкләрен үстерү конкурсында җиңеп чыкты. Әлеге программаның төп бурычларының берсе – бизнес һәм дәүләт тарафыннан гамәлгә куелырга тиешле идарә системасын булдыру. Шулай ук, программада белгечләрне теге яки бу тармакка җәлеп итү турындагы карарларны бергәләп кабул итү бурычы да куела.