Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ТР экспертлары «Эксперт клубы» мәйданчыгында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә «Игелекле уеннар» кертү инициативасы турында фикер алыштылар һәм аның балаларны тәрбияләү өчен әһәмиятен бәяләделәр.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, сәясәт белгече һәм педагог Анастасия Исаева балалар белән кечкенәдән үк аларга аңлаешлы форматларны кулланып, диалог төзүне мөһим дип саный.