Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова хәбәр итте.
"Быел без тугызынчы һәм 11 нче сыйныфларны 66,6 меңнән артык укучы тәмамлый. Шул исәптән 11 нче сыйныфтан соң 18 меңнән артык укучы БДИ һәм 9нчы сыйныфтан соң 48,6 меңнән артык бала ОГЭ тапшырылачак. Узган ел белән чагыштырганда тугызынчы сыйныф укучылары 3 меңгә диярлек, унберенче сыйныф укучылары - 1,2 меңнән артык ", - диде ул.
Шулай булгач, имтихан уздыру пунктларының саны да артачак. 11 нче сыйныф укучылары өчен 86 һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен имтихан уздыруга 176 пункт оештырылачак, дип билгеләп үтте Закирова.