Татарстанда укытучыларга   торак арендалауны компенсацияләү өчен  гаризалар  кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты. Сүз республикада белгечләр өчен 2026 елда торак наемына чыгымнарны компенсацияләү турында бара.

Гаризалар бирү срогы 2026 елның 30 апреленә кадәр озайтылды.  Билгеләнгән критерийларга, таләпләргә һәм комплектлылыкка  туры килгән гаризалар һәм документларны  тикшерү 4 майдан 8 майга кадәр барачак.

Комиссия утырышлары, шул исәптән сайлауда катнашучылар белән әңгәмәләр, 11-29 май көннәренә  планлаштырылган.

Түләүләрне алучылар белән килешүләр төзү 6 июльгә кадәр тәмамланырга тиеш.

Акчалар  31 июльгә кадәр күчереләчәк, ләкин тотылган чыгымнарны раслый торган документлар бирелгәннән соң 10 эш көненнән дә соңга калмыйча.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International