Пермьдә мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр

2022 елның 30 апреле, шимбә

2022 елның 30 апрелендә Пермьдә Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында интеллектуаль олимпиаданың округ этабын ябу тантанасы булды. Олимпиадага Идел буеның барлык төбәкләреннән иң эрудицияле 168 өлкән сыйныф укучысы килде. Җыелма командаларга муниципаль һәм төбәк сайлап алу ярышларында җиңүчеләр керде.

Олимпиада дүрт юнәлеш буенча үткәрелде: робототехника, программалаштыру, уйлап табучылык бурычларын хәл итү һәм «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены.  Укучыларның белемнәрен һөнәри эксперт комиссиясе бәяләде, аның составында танылган галимнәр, Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары укытучылары.

Идел буе федераль округының интеллектуаль олимпиадасы нәтиҗәләре буенча мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр билгеләнде.

«Робототехника»да беренче урынны Чуаш Республикасы командасы алды, икенче урында - Саратов өлкәсе егетләре, өченчедә - Пенза өлкәсе командасы.

«Программалаштыру»да Удмуртия Республикасыннан иң яхшылар булды, икенче урынны Саратов өлкәсе командасы, өченче урынны Оренбург өлкәсе командасы алды.

Уйлап табу бурычларын хәл итүдә беренче урында - Пермь крае командасы, икенче урында - Башкортостан Республикасы, өченче урында - Самара өлкәсе.

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенында Удмуртия Республикасы командасы җиңде, икенче урында - Пермь крае командасы, өченчедә - Марий Эл Республикасы егетләре.

Дүрт ярыш нәтиҗәләре буенча гомуми зачетта Саратов өлкәсе командасы җиңү яулады, икенче урынны Самара өлкәсе җыелма командасы алды, Удмуртия Республикасыннан мәктәп укучылары өчлеген йомгакладылар.

Олимпиадада җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International