Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Гран-при ияләре: Казаннан Мөслимә Әдиева, Пермь краеннан Нәргиз Монасыпов, Төркиядән Нурбикә Нәҗипова.
Олимпиадада Россиянең 30 төбәгеннән һәм биш чит илдән 500 укучы катнашты.
Финал этабы өч турда үтте:
язмача - татар теле һәм әдәбияты буенча биремнәр үтәү;
телдән - татар теле, әдәбияты, шулай ук татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча биремнәр;
Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган проект эшләрен яклау.