Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының  ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.

Ранель Татарстан Республикасын югары әзерлек һәм һөнәри осталык күрсәтеп тәкъдим итте, диелә хәбәрдә. Аның тренеры һәм эксперты  Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте укытучысы Л.М. Маликова.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International