Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
Истәлекле чарага укытучылар, укучылар һәм район халкы җыелды. Илһам Адаев хәрби хезмәткә 2022 елда алына һәм ике ел ярым дәвамында хәрби бурычларны үти, батырлык һәм ныклык күрсәтә.
"Герой партасы" мәктәпнең бер сыйныфында урнаштырылган һәм патриотик тәрбиянең мөһим элементы булачак. Ул партага утыру хокукы укуда, иҗтимагый эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм геройның хәтеренә лаеклы шәхси сыйфатлар күрсәткән укучыларга биреләчәк.