ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Казан университетын тәмамлаган Шамил Идиатуллин “Большая книга” илкүләм әдәби премиясенә лаек булды. Язучы бүләкне Мәскәүдә премиянең 15 нче сезонына йомгак ясау кысаларында алган. “Бывшая Ленина” романы өчен аңа өченче урын бирелде.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Татарстанда әйдәп баручы мәктәпләр ассоциациясен төзергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.


15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, 15 декабрьдә, Казанда Республика белем бирү сыйфаты мониторингы үзәгендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  коллегиясе утырышы узды.

21-23 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган - чуаш, удмурт, мари һәм мордва телләре һәм әдәбияты буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы йомгаклау этабы узачак.

5,5 мең бала өчен мастер-класслар, уеннар һәм экскурсияләр белән бай программа әзерләнгән.

3-14 декабрь көннәрендә “Имин көпчәк-2020” хәрәкәте яшь инспекторларының Бөтенроссия конкурсы булып узды. 

Әгерҗенең 7нче «Бәләкәч» балалар бакчасы базасында «Балалар бакчасында инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру. Методлар һәм алымнар» дигән темага районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре өчен семинар узды. 

Яңа квадрокоптерлар, лего конструкторлары, робототехника, тормыш иминлеге нигезләре кабинеты өчен кеше манекены һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә өйрәнү өчен макетлар — болар барысы да мәктәпнең матди-техник базасын тулыландырды. Тиздән 3D-принтер һәм виртуаль чынбарлык күзлекләре килүе көтелә.

Иртәгә Иннополис университетының биш көнлек фән һәм техника онлайн-фестивале старт ала. Фестивальдә катнашу - бушлай. Чарага  https://prostofestival.ru/ сайтында теркәлергә мөмкин.

14 декабрьдә "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" мәктәп укучылары конкурсы бергәлегендә  "Урбанистика һәм шәһәр төзелеше" дигән яңа тематик атналык старт алды. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International