РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев мәгариф өлкәсендә хөкүмәт премияләрен 10 лауреатка бирү турындагы боерыкка кул куйды.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы дәүләт ярдәме белән белем бирү кредитлары бирә торган банклар исемлеген киңәйтергә планлаштыра.
Интернетны үстерү институты "МИСиС" милли тикшеренү технология университеты белгечләре белән берлектә "киләчәк дәресләре" исемлеген әзерләде. Анда балалар арасында популяр булган робототехника һәм киберспорт очколарын җыючы программалаштыру кергән. Шулай ук футуристик фәннәр: VR-архитектура, квант технологияләре һәм башкалар. Балаларга кирәкле цифрлы компетенцияләр, системалы IT-күнекмәләр алырга мөмкинлек бирүче барлыгы 9 фән аталган.
Быел югары уку йортлары абитуриентлары арасында медицина, икътисад, ММЧ һәм халыкара мөнәсәбәтләр иң популяр юнәлешләр булды. Бу белгечлекләргә конкурс бер урынга 14 кеше тәшкил итте.
6 сентябрьдә Лаеш районының Усад авылында "Айтишка" балалар бакчасы ачылачак. Чара ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашында узачак.
Алар арасында «Война и мир» – бөек китапның 150 еллыгына, «Надежда и отчаяние», «Добро и зло», «Гордость и смирение», «Он и она». Бу темалар Наталья Солженицына рәислегендәге Чыгарылыш сыйныф классларында йомгаклау иншалары үткәрү мәсьәләләре буенча совет тарафыннан расланган.
1 сентябрьдән Татарстанның һәр беренче сыйныф укучысы рус һәм татар телләрендә "Барсик цивилизацияне коткара" дигән мобиль кушымтаны бушлай ала. Кушымта «Беренче сыйныф укучысына Ак Барс Банктан бүләк»хәйрия проекты кысаларында эшләнде. Уен смартфонда яки планшетта Google Play Market һәм App Store кибетләрендә дә, веб-версиядә дә, компьютерда http://game.akbars.ru/.сылтамасы буенча да ачык.
15 августта Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең Балачак унъеллыгы кысаларында гамәлгә ашырылган иң яхшы практикалары конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Конкурсны Стратегик инициативалар агентлыгы үткәрә.
Бүген Лаеш районының Кече Елга авылында капремонттан соң 50 урынга исәпләнгән «Алтынчәч» балалар бакчасы ачылды, дип хәбәр итә Лаеш районы матбугат хезмәте.
Үткәнебезгә нинди һөнәрләр китәчәк, ни өчен Россиядә алдан һөнәри әзерлек үзәкләре төзелә, сәламәтлекләре чикле һәм инвалидлыклары булган кешеләргә ничек һөнәри белем алырга мөмкин булуы хакында илдә кадрлар әзерләүнең соңгы мониторингы нәрсә күрсәткән? «Россия өчен яңа кадрлар» чыгарылышы урта һөнәри белем бирү системасын үстерүгә багышланган.