Усад авылында “Айтишка " балалар бакчасы ачыла

2019 елның 6 сентябре, җомга

6 сентябрьдә Лаеш районының Усад авылында "Айтишка" балалар бакчасы ачылачак. Чара ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашында узачак.

Усад авылында «Айтишка» балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән, ул 260 урынга исәпләнгән, шуларның 140ы бердән ике яшькә кадәрге балалар өчен (ясле төркемнәре) каралган. Төзелеш эшләре узган елның көзендә башланды, 200 млн.сумга якын акча тотылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International