ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

27-29 сентябрь көннәрендә Татарстанда «Казан Экспо» МКҮ базасында ИТ-белгечләр, дизайнерлар һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге проектлар җитәкчеләре – «Цифрлы алга китеш» бөтенроссия конкурсының финалы узачак. Финал 600дән дә ким булмаган команда - төбәк хакатоннары җиңүчеләре катнашында 48 сәгать дәвамында хакатон форматында үткәрелә.

 

10 сентябрьдә Оренбург Президент кадетлар училищесы плацында «Идел буе аҗаганы-2019» хәрби – спорт уенының VII округ финалын ачу тантанасы узды. 10 - 14 сентябрьдә «Самородово» спорт-сәламәтләндерү лагере базасында узачак финал ярышларында катнашу өчен, Идел буе федераль округының 14 командасы составында 200 яшь армияче килде.


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2020 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниесе проектларын җәмәгатьчелек фикер алышуына чыгарды.

Республиканың һәр шәһәрендә һәм бистәсендә чын-чынлап халык укытучылары бар.

Яр Чаллы шәһәренең Гаилә корылышына ярдәм итү үзәгендә тәрбиягә бала алган гаиләләрнең беренче сыйныф укучылары өчен "Мәктәп еллары шулай башлана..." дип аталган бәйрәм булды.

 

2019 елның 9 нчы сентябреннән 13енә кадәр «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» бердәм мәгълүмат системасында 2020  елда квалификацияне күтәрү өчен педагогик хезмәткәрләр арасыннан кандидатлар составын формалаштыру бара.

Республикада «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укытучыларының һөнәри үсешенә ярдәм итү» грантын алу өчен «өлкән укытучы», «Укытучы-мастер», «укытучы-остаз», «Укытучы-эксперт»номинацияләре буенча конкурс сайлап алуы башланды.

 

Тарихи паркта 1812 елгы Ватан сугышында Бородино авылы янындагы сугыш хөрмәтенә хәрби-патриотик уен узды.

 


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

9-13 сентябрьдә «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алу өчен конкурс сайлап алуының 1 этабы узачак. Конкурста мәктәпкәчә белем бирү программаларын тормышка ашыручы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары катнашачак. Беренче этапта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим ителәчәк.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы «Яшь профессионаллар» (һөнәри белем бирүнең конкурентлылык сәләтен арттыру) федераль проекты кысаларында көллиятләрнең матди-техник базасын яңарту өчен федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грантлар бирүгә конкурс игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International