9-13 сентябрьдә «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алу өчен конкурс сайлап алуының 1 этабы узачак. Конкурста мәктәпкәчә белем бирү программаларын тормышка ашыручы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары катнашачак. Беренче этапта мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим ителәчәк.
Грантның максаты - мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча уку-тәрбия процессын камилләштерү.