Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында бу уку елы башына сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 9 нчы номерлы шәһәр мәктәбе, шулай ук авыл җирлегендә - Түбән Биеш, Кадыр, Аксар һәм Савәли мәктәпләре яңартылачак.
«IT-cube» балалар иҗат үзәгендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының Төбәкара компетенцияләр үзәге базасында IT-һөнәрләргә бушлай уку курсларына укучылар җыялар.
Түбән Кама халкы аларның микрорайоннары территориясендә урнашкан яңа белем бирү объектларының инфраструктурасыннан, шул исәптән «Тема 37» яңа мәктәбенең мөмкинлекләреннән файдалана алачак.
WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионатында катнашучылар конкурстан тыш санитар җайланмалар һәм ванна бүлмәләре җыйдылар, аннары алар Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында урнаштырылачак.
Россия мәгариф министры Ольга Васильева 45 нче WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык дөнья чемпионатын оештыруга югары бәя бирде. Бу хакта ул «Татар-информ»МА хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында белдерде.
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узучы һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ярышларына бару өчен ярышлар сайтында бушлай билет алырга кирәкми. Бу хакта Чемпионатны оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәте гомуми белем бирү предметлары буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләргә һәм тренерларга Россия Федерациясе Президенты премияләрен түләү кагыйдәләрен раслады.
Бөгелмәнең 35 нче «Дельфин» балалар бакчасы «Россиянең иң яхшы балалар бакчалары-2019» Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүче булды.
24 августта Вологда өлкәсендә «Йолалар варислары» IV Бөтенроссия балалар халык мәдәнияте фестивале финалы тәмамланды.
«Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча Татарстан Республикасының сәләтле һәм талантлы балаларын һәм яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү республика үзәген формалаштыру проекты фикер алышу өчен төп тема булды. Очрашу анда катнашучылар арасында ачык диалог принцибы буенча төзелде.