Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында бу уку елы башына сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 9 нчы номерлы шәһәр мәктәбе, шулай ук авыл җирлегендә - Түбән Биеш, Кадыр, Аксар һәм Савәли мәктәпләре яңартылачак.
Зәй районының күп кенә мәктәпләре Советлар Союзы чорында ук төзелгән һәм яңартуга мохтаҗ. Район җитәкчелеге, капиталь ремонттан соң мәктәп ачылу укучыларны һәм укытучыларны рухландырачак, дип саный. Заманча мәктәп тирәлегендә уку процессында катнашу да күңелле.