Түбәнкамалылар "Тема 37” яңа мәктәбенең актлар залыннан, китапханә, спорт мәйданчыгыннан файдалана алачаклар

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Түбән Кама халкы аларның микрорайоннары территориясендә урнашкан яңа белем бирү объектларының инфраструктурасыннан, шул исәптән «Тема 37» яңа мәктәбенең мөмкинлекләреннән файдалана алачак.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «Тема 37» мәктәбен искә төшереп, элек мондый мәктәпләр турында хыялланырга гына мөмкин иде, дип билгеләп үтте. 1 сентябрьдә үз ишекләрен ачачак әлеге белем бирү учреждениесе якты, заманча һәм уңайлы килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International