ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2015 ел
җомга
Ел саен үткәрелеп килгән “Яшь программалаучы” район конкурсының өч номинациясендә дә беренче урыннарны шәһәрнең 2 нче номерлы лицей укучылары яулады.

19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
18-19 мартта Яңа Чишмә районы Яңа Чишмә гимназиясе базасында “Татарстан Республикасының ел укытучысы – 2015” республика һөнәри осталык конкурсының зона этабы булып узды. Конкурста Әлки, Спас, Яңа Чишмә, Чистай, Алексеевск районнарыннан укытучылар көч сынашты.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
15 март көнне Татарстан башкаласында студентлар һәм мәктәп укучыларының программалаштыру буенча XV ачык команда турниры төгәлләнде. Финалда Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Екатеринбург, Ижевск, Петрозаводск, Түбән Новгород, Новосибирск һәм башка шәһәрләреннән, шулай ук Сербия һәм Болгариядән килгән 45 команда катнашты. Мәктәп командалары арасында беренче урынны Мытищи шәһәреннән килгән программистлар мәктәп командасы, икенче урынны КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 2нче командасы яулады, өченче урынга исә шул ук лицейның 1нче командасы лаек булды.
2015 елның 16-17 мартында Түбән Кама шәһәренең 25нче номерлы мәктәбендә "Ел укытучысы-2015" республикакүләм конкурсының зона этабы узды. Чарада Мөслим, Зәй, Сарман, Әгерҗе һәм Түбән Кама районнары вәкилләре катнашты.
Бүгеннән Татарстанда “Глаголица” II Республика балалар әдәби премиясенә конкурс старт ала. Аны ТР Мәдәният, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән “Бәхетле тарихлар” балаларга ярдәм хәйрия фонды оештыра. Балаларның иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү, аларны китап укуга тарту, укучыларда әдәби культура формалаштыруга юнәлтелгән әлеге конкурс Әдәбият елында үзгә бер яңгыраш ала. Былтыр бәйгегә республиканың 30 муниципаль берәмлегеннән 366 иҗади эш кабул ителгән, быел исә катнашучыларның тагын да күбрәк булачагына ышаныч зур. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә “Бәхетле тарихлар” балаларга ярдәм хәйрия фонды идарәсе рәисе Ирина Хөснетдинова сөйләде.

17
март, 2015 ел
сишәмбе
“Иннополис” университеты программалаштыру буенча олимпиадада катнашуга теркәүне башлап җибәрде. Бәйгедә 8-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. Университет сайтында әйтелгәнчә, олимпиада 2 этапта уздырыла. Аның беренче этабы 22 мартта үткәрелә.
17 мартта "Химград" Технополисында  "Инновацион полигон "Татарстан-киләчәк мәйданы 2014"  III Республикакүләм конкурсының  икенче сайлап алу туры үтте. Әлеге тур нәтиҗәләре буенча 30 команда арасыннан  " Иң яхшы инновацион проект", " Иң яхшы инновацион чишелеш", "Иң яхшы инновацион идея"  номинацияләре буенча 3 призлы урын җиңүчеләр сайлап алачаклар.
Иртәгәдән Татарстан укучылары арасында “IT-чемпион” III республика конкурсы старт ала. Соңгы 2 ел эчендә конкурста 363 мең бала, “Иң актив мәктәп” номинациясендә республика мәктәпләренең 94 проценты катнашкан. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов китерде. Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов та катнашты.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген, 16 мартта Казан педагогика көллиятендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында WorldSkills Russia 2015 эшче һөнәрләр чемпионатының Татарстан Республикасындагы региональ этабының рәсми ачылу тантанасы узды.
Яр Чаллы шәһәренең Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда "Өстәмә белем бирү педагогы-2015" шәһәркүләм һөнәри осталык бәйгесенең финалы узды. Бәйгедә 11 белем бирү оешмасыннан өстәмә белем бирүче педагоглар, тренер-укытучылар,  балалар сәнгате мәктәпләре укытучылары катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International