ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2015 ел
сишәмбе
27 мартта – Халыкара театр көнендә Фатиха Аитова исемендәге 12нче гимназиядәсендә истәлекле чара оештырыла. Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, укытучыларның һәм укучыларның аның истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырыла.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе
23 марттан 24 апрельгә кадәр Россиядә БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы уздырыла. Анда 9 меңләп укучы катнаша. Бу төр сынауны мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылар һәм педогогик совет карары белән имтиханга керү рөхсәте алган быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра.
Казанның Идел буе районы 83нче лицеенда “Ел укучысы-2015” шәһәр конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Бу исемгә Казанның Яңа Савин районы 7нче лицей-интернат укучысы Евгений Кива лаек булды.
2-4 апрельда Казанда,  Россия һәм Беларусия халыклары берләшү көне уңаеннан Белорус киносы көннәре узачак. Фильмнарны "Мир" кинотеатрында һәм Халыклар дуслыгы йортында күрсәтәчәкләр.
2015 елның 20-21 мартында Минзәлә муниципаль районында "Ел укытучысы-2015" республика конкурсының зона этабы узды. Зона этабында Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән 25 укытучы катнашты.
Математика буенча БДИны тиешле вакытыннан алда тапшыручылар имтихан нәтиҗәләре турында апрель башында беләчәк. Мәктәпне быел тәмамлаучылар җыйган балларын үз мәктәпләрендә, башкалар исә имтихан тапшырырга теркәлгән урында белешә ала.

20
март, 2015 ел
җомга
Бүген, 20 мартта Алексеевск районында “Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе-2015” республика конкурсының ахыргы зона этабы узды. Әлеге зона этабында республиканың Алексеевск, Әлки, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнарыннан иң яхшы тәрбиячеләр көч сынашты.
2015 елның 23 мартында А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының 8нче уку корпусы бинасында ""2020 идеясы. Киләчәк дөньясына сәяхәт" дип аталган интерактив күргәзмә ачылачак.  
2015 елның 20 мартында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында шагыйрә Клара Булатова исемендәге премияне тапшыру тантанасы булып узды.

Әлеге премия институтның ректоры, педагогика фәннәре кандидаты, профессор Ильяс Рәхимҗан улы Сәлаховның тәкъдиме һәм институтның Гыйльми совет карары нигезендә, әдәби иҗат белән шөгыльләнүче талантлы укучыларны, студентларны барлау, аларга ярдәм итү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 2012 елда булдырылган иде.
Нурлат китапханәсендә Балалар китабы атналыгын ачу чарасы булды. Укучыларны атна буе кызыклы очрашулар, конкурс-уеннар, викториналар көтә, призлар да булачак. Тематик җидекөнлек “Исәнме, Китап атналыгы! Исәнме, күңелле дустыбыз!” исемле әдәби бәйрәм белән ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International