Татарстанда БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы старт алды

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
23 марттан 24 апрельгә кадәр Россиядә БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы уздырыла. Анда 9 меңләп укучы катнаша. Бу төр сынауны мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылар һәм педогогик совет карары белән имтиханга керү рөхсәте алган быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра.

23 мартка математика буенча база дәрәҗәдәге имтихан билгеләнгән. Татарстанда аны 16 кеше тапшыра.

Искәртеп үтәбез: быел математика буенча бердәм дәүләт имтиханы ике дәрәҗәле: база һәм профильле булачак. Аның беренчесе укучыларның гомуми үсешен күз уңында тота һәм мәктәпне тәмамлаучыларга аттестат алу өчен кирәк. Математика буенча имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына торган юнәлеш буенча укырга керергә теләүчеләр исә БДИның профильле дәрәҗәсен сайларга тиеш.

26 мартта республикада 68 чыгарылыш сыйныф укучысы математика буенча БДИның профильле дәрәҗәсен тапшыра. Рус теле буенча БДИны вакытыннан алда тапшыру көне 30 мартка билгеләнгән. Татарстанда аны 99 укучы тапшырачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International