Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанда программалаштыру буенча ТР Президенты премиясенә XV ачык команда турниры җиңүчеләрен билгеләделәр
2015 елның 18 марты, чәршәмбе
15 март көнне Татарстан башкаласында студентлар һәм мәктәп укучыларының программалаштыру буенча XV ачык команда турниры төгәлләнде. Финалда Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Екатеринбург, Ижевск, Петрозаводск, Түбән Новгород, Новосибирск һәм башка шәһәрләреннән, шулай ук Сербия һәм Болгариядән килгән 45 команда катнашты. Мәктәп командалары арасында беренче урынны Мытищи шәһәреннән килгән программистлар мәктәп командасы, икенче урынны КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 2нче командасы яулады, өченче урынга исә шул ук лицейның 1нче командасы лаек булды.
Студентлар арасында иң яхшы дип Санкт-Петербургның Мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика университеты командасы табылды. “Көмеш” һәм “бронза”ны исә Мәскәү дәүләт университеты һәм Урал федераль университеты студентлары командалары яулады. Татарстан студентлары арасында иң күп чишелгән мәсьәләләр – Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары исәбендә (Рәмис Ямилов, Владимир Бутин, Динар Гайнетдинов). Республиканың иң яхшы мәктәп командасы дип КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның 2нче командасы табылды. Турнир финалында, гадәттәгечә, ТР Президентының 50 мең сум күләмендәге премиясе белән Татарстанның иң яхшы командалары бүләкләнде.
Искәртеп үтәбез: бәйгене Татарстанның әйдәп баручы ИТ-компанияләренең берсе булган “ICL-КПО ВС”, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ белән берлектә уздырды
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы узачак
18-22 май көннәрендә Татарстан Республикасында мәгариф мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итүнең төбәк атналыгы була.
15
май, 2026 ел
Илсур Һадиуллин «Россия — Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ 2026» Халыкара икътисади форумы кысаларында Судан делегациясе белән очрашты
14 майда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында «Россия — Ислам дөньясы: КАЗАНФОРУМ 2026» Халыкара икътисади форумы кысаларында Судан Республикасының мәгариф министры Духами Эльзейн Хагр Мөхәммәд җитәкчелегендәге делегация белән очрашу узды.
Ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсына гаризалар кабул итү 29 майга кадәр озайтылды
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Белем» (Знание) җәмгыяте тарафыннан оештырылган ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсында катнашу өчен гаризаларны 29 майга кадәр тапшырырга мөмкин.
Кыргызстан укучылары «Физмат алгарыш»ында катнашачак
Иннополис университеты һәм Б. Н. Ельцин исемендәге Кыргызстан-Россия Славян университеты мәгълүмати технологияләр һәм төгәл фәннәр буенча белем бирү программаларын һәм проектларны алга этәрүне планлаштыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз