ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2014 ел
җомга

2014 елның 26 мартында Арча шәһәренең  «Арча» йөзү бассейнында мәктәп укучылары I Спартакиадасаның йөзү буенча ярышларының финал этабы тәмамланды. Ярышларда 24 район командасы катнашты.

20 нче марттан 24 нче мартта Нижегородск өлкәсенең Шахунья шәһәрендә Идел буе федераль округының гомумбелем бирү оешмалары командалары КЭС-Баскет лигасы чемпионатының финал уеннары үтте. Татарстан Республикасының данын региональ финалның җиңүчеләре яклады.

27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
25 нчы март көнне Зәй районы Спорт сәләмәтлек узәгендә, мәктәп укучыларының I Спартакиадасы кысаларында, йөзү ярышының республика финалы булып үтте. Ярышта барлыгы 15 шәһәр командасы үзара көч сынаштылар.
2014 елның 20 мартында Кукмара аграр көллияте базасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы өчен эшче кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Кукмара муниципаль районы администрациясе башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һ.б. катнашында җыелыш булды.
24 мартта шәһәр тибындагы Балык бистәсе поселыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында суднолар моделе спорты буенча Россия Беренчелегенең ачылу тантанасы узды.
25-27 март көннәрендә Казанда Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары бәйгесе уза. Бәйгене Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыра.
Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре мөгалимнәренә, шул исәптән Кама Аланы балалар бакчаларында да, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ноутбуклар тапшырды.
2014 елның 24 мартында Түбән Камада беренче мәртәбә “Яз - бильярд уйнарга вакыт” дип аталган бильярд буенча турнир узды.

26
март, 2014 ел
чәршәмбе
31 мартта 19.10 сәгатьтә “Яңа гасыр” телеканалында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов катнашында “Татарстан без коррупции” тапшыруы күрсәтеләчәк. Марс Бәдретдинов Бердәм дәүләт имтиханын үткәргән вакытта махинацияләрне булдырмау чаралары хакында сөйләячәк.
Дәүләт Россия югары уку йортларында чит ил студентларын укыту өчен квоталарны алга таба да арттырырга тырышачак, дип хәбәр итте РФ премьер-министры Дмитрий Медведев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International