ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 18 октябрендә педагогика һәм психология институты базасында “Хәзерге чорда Урта һөнәри белем бирүче уку йортларында Федераль дәүләт белем бирү стандартлары” темасына республика семинары үткәрелде.
Семинар эшендә катнашу өчен, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан вәкилләр, урта һөнәри белем бирүче уку йортлары җитәкчеләре, уку-укыту, тәрбия, фәнни-методик эшләр буенча директор урынбасарлары чакырылган иде.
2013нче елның 31 нче октябрендә Казан шәһәрендә «Калфаклы сандугач» конкурс-фестивале узачак. Быел ул җиденче тапкыр үткәрелә һәм татар композиторы Сара Садыйкованың тууына 107 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында, «Белем җәүһәрләре» дип исемләнгән IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе үткәрде. «Белем җәүһәрләре» бөтендөнья файдалы интернет-проектлар бәйгесе быел дүртенче мәртәбә татар интернетының иң яхшы һәм иң файдалы интернет-проектларын ачыклады. Җиде номинациядә үткәрелгән бәйгедә быел 68 интернет-проект катнашты. Алар арасыннан 34 проект финалга узды. Финалистларны һәм бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үтте. Чарада финалистлар һәм жюри әгъзалары, узган елларда «Белем җәүһәре» исемен яулаган интернет-проект авторлары, оештыруда ярдәм күрсәткән дәүләт оешмалары вәкилләре, дәүләт эшлеклеләре, танылган язучылар һәм җырчылар, Казан мәктәпләре укытучылары, журналистлар катнашты.
17 октябрьдә "Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү" II халыкара фәнни-гамәли форумы кысаларында узган "Туган телләрне, әдәбиятларны саклау һәм үстерүнең актуаль проблемнары һәм перспективалары" дигән түгәрәк өстәл сөйләшүендә "Ана теле" проектын гамәлгә ашыруда тәмамланып килүче эшләр хакында әйтелде.

18
октябрь, 2013 ел
җомга
2013 нче елның 26 нчы сентябреннән республика күләмендә “Татарстан Республикасы укытучыларының һөнәри үсеш” программасы старт алды. Ул Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Educare International Consultancy Сингапур компаниясе белән берлектә “Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү” проекты кысаларында үткәрелә.
2013 нче елның 8 нче октябреннән алып 12 нче октябре аралыгында Мәскәү шәһәрендә “Юннат” исемендәге Бөтенроссия конкурсының финалы үткәрелде. Ул “Алтын көз” исемендәге күргәзмәдә 14 нче Россиякүләм программасы кысаларында башкарылды.
Гражданнарның 2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләү күләме турындагы күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге мәсьәлә буенча актуаль мәгълүматның министрлыкның официаль сайтындагы «Балалар бакчасы өчен түләү» исемле баннерда урнаштырылуын хәбәр итә.
28 сентябрь көнне башкалабызда Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең I Җәйге спартакиадасының финал өлеше узды. Ярышларда меңнән артык педагог катнашты.
Спартакиада үз эченә 100 метр арага йөгерү, биеклеккә һәм озынлыкка си­керү, йөзү, бадминтон, кул көрәше, гер күтәрү, бау тарту кебек ярышларны үз эченә алган. Чара Үзәк стадионда үтте.
17 октябрь Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” II халыкара фәнни-гамәли форумы ачылды. Аның эшендә ерак һәм якын чит илләрдән: Германия, Кытай, Төркия һәм шулай ук Башкортстан, Кыргызыстан, Казахстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗаннан, Россия төбәкләре вузларыннан филолог-галимнәр, аспирантлар, студентлар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша. Тел проблемасына багышланган җыенны КФУның ФСИ директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов ачты. “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү - Татарстанда, Россиядә һәм бөтен дөньяда әһәмиятле иҗтимагый көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Кешеләрнең үзләре өчен яңа кыйммәтләр ачуы, башка халыкларның мәдәниятләре аша гомумкешелек кыйммәтләренә тартылулары, шәхесара һәм мәдәниятара аралашуы хәзерге вакытта бик мөһим.

17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
17-18 октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” II халыкара фәнни-гамәли форумы уздыра.
17 октябрьдә форумның тантаналы ачылышы, пленар утырыш, түгәрәк өстәл утырышы планлаштырылган, 18е – форум чаралары, ябылу тантанасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International