ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

Соңгы кыңгырау Чаллыда җиде меңнән артык укучы өчен яңгырады. 

Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкова сүзләренә караганда, балаларның шәхси куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү ведомство эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Бөек Ватан сугышы чорында гаилә тарихын өйрәнү буенча «Гаилә хәтере» Бөтенроссия тикшеренү конкурсында катнашу өчен гаризалар 1 июньгә кадәр кабул ителә.

М.И. Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясе Татарстан территориясендә урнашкан мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә дидактика, педагогик кадрлар әзерләү һәм белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләр кертү өлкәсендә зур фәнни-методик һәм гамәли казанышлары өчен бирелә.

Россия белем бирү платформасында укучылар саны 10 ел эчендә 10 миллионга җитте, дип хәбәр итте дүшәмбе көнне сервис матбугат хезмәте.

31 марттан россиялеләр балалар лагерьларына 420 меңнән артык юллама алган. Туристик кешбэк программасында катнашу аларга 6 млрд. сумга якын акчаны кире кайтарырга мөмкинлек биргән.


24
май, 2022 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе хөкүмәте студентлар тулай торакларын капиталь ремонтлауга 3 миллиард сум акча юнәлдерде, дип хәбәр итә Россия Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте. 

Белем бирүгә гади хезмәткә мөнәсәбәт булу хата. Бу мөһим кыйммәтләрнең берсе, аны һәм укытучыларны цифрлаштырырга ярамый.

Казанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек дәвам итә. Киләсе сезонда Казан мәктәпләренең 13 мең 584 укучысы шәһәр читендәге лагерьларда ял итәчәк. Бүген Казан Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Светлана Миронова җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлекнең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Россиягә Ленин исемендәге пионер оешмасы үрнәге буенча балалар-яшүсмерләр берләшмәсе кирәк. РФ - төрле менталитет һәм милләт кешеләре яши торган зур дәүләт. Бердәм идеология исә аларны берләштерергә, Россияне көчлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International